2025 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Алтын» спорт залы базасында студентлар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «ГТО – һәркемгә һәм һәркем өчен» муниципаль акциясе уза. ГТО нормативларын тапшыруда 80 студент катнашты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә актив формалаштыру өчен шартлар тудыру юлы белән ГТО комплексын популярлаштыру максатында үткәрелә.
Безнең районда физкультура-сәламәтләндеоү эшен үстерүгә зур игътибар бирелә. Физик культура, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, спортның матди-техник базасын үстерү, физкультура кадрлары һәм спортчылар әзерләү буенча безнең район республикада алдынгы урында тора. Шунысы куанычлы, Чүпрәле районында спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә барлык шартлар да тудырылган. Безнең Чүпрәле техникумы студентлары да йөгерү, отжимание, подтягивание һәм озынлыкка сикерү буенча төрле нормативларны бик теләп үтиләр.
Программа 6 нчы баскычтагы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларыннан тора.
ГТО комплексының Бөтенроссия Интернет-порталында www.gto челтәрендә теркәлүче, отличие билгесе алу өчен кирәкле нормативларны уңышлы үтәгән катнашучылар «ГТО аерымлык билгесе» Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә «ГТОның алтын билгесе», «ГТОның көмеш билгесе», «ГТОның бронза билгесе» белән бүләкләнәләр.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының 6 баскыч отличие билгеләрен студентлар Дипломнар тапшырган вакытта алачаклар.
ГТО алтын билгесен алу өчен 6 сынау (тест), ГТО ның көмеш билгесе өчен 5 сынау, ГТО ның бронза билгесе өчен 5 сынау үтәргә кирәк.