Чүпрәле районында Билгесез Солдатны искә алдылар

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Билгесез Солдат көнендә, 3 декабрьдә, Чүпрәле районында тантаналы митинг узды.

Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата ил территориясендә һәм аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез калган сугышчыларга багышланган.

Чүпрәле районында тантаналы митинг узды, анда һәлак булган геройларны искә алдылар, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Чарада җитәкчеләр: Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, форпостчылар, яшь армиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

"Геройлар турындагы истәлек саклана һәм буыннан — буынга-балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшырыла", - дип билгеләп үттеләр чарада катнашучылар.

Митинг сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган солдатларга чиксез рәхмәт йөзеннән бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International