Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ана капиталы акчаларыннан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа эшли башланган вакыттан бүгенгәчә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге төр ярдәмне алган инде. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан гомуми мәйданы 345024.7 кв. м булган 99 күпфатирлы йорт Дәүләт кадастр исәбенә куелган. Узган ел йомгаклары буенча 133 ККД кадастр исәбенә куелган. Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, БДКМРда гомуми мәйданы 82,6 млн. кв. м булган 23 333 күп фатирлы йорт турында мәгълүматлар бар