2025 елның 29 ноябренә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында оператив көндәлек фараз

2025 елның 28 ноябре, җомга

1. Гадәттән тыш хәлләр  барлыкка килүнең метеорологик фаразы һәм куркынычы

Уңай булмаган метеорологик күренешләр

2025 елның 28 ноябрендә 18 сәгатьтән 29 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм көндез томан (Казанда да); төнлә һәм юлларда бозлавык булуы көтелә

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл (һәлакәтләр) килеп чыгу куркынычы

Гадәттән тыш хәлләрнең (вакыйгаларның) техноген чыганаклары

Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлаулары, кешеләрнең угарлы газ белән агулану куркынычы

ТКХ объектларында аварияләр, электр, җылылык, су һәм газ белән тәэмин итүнең тукталуы

Гадәттән тыш хәлнең (һәлакәтләрнең) табигый чыганаклары

Республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре, транспортта авария хәлләре артуга бәйле гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) килеп чыгу куркынычы

Электр белән тәэмин итү системаларында электр линияләре зарарлануга бәйле авария куркынычы

Авиация транспортындагы һәлакәтләр һәм аэропортлар эшендә хокук бозулар белән бәйле куркынычлар

 

Белешмә: куркынычлык дәрәҗәсе күрсәткечләре

- югары куркынычлылык дәрәҗәсе;      - куркынычлыкның уртача дәрәҗәсе;

- куркынычлылык дәрәҗәсенең артуы;        -куркынычлык дәрәҗәсе түбән.

2025 елның 29 ноябренә

2025 елның 28 ноябрендә 18 сәгатьтән 29 ноябрьнең 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Чүпрәле): Болытлы, көндез аязучан. Төнлә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем була. Көндез явым-төшем юк. Урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, төнлә 14 м/с кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+3˚. Көндез максималь температура +1..+5˚.

2. Узган тәүлектә метеорологик хәл

Үткән тәүлектә уңай булмаган метеорологик күренешләр: томан, бозлавык, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы фаразланды. Узган тәүлектә республикада кар, юеш кар, яңгыр белән бик җылы һава торышы күзәтелде. 27 ноябрьдә иртән аерым районнарда томан, төнлә урыны белән көнбатышта бозлавык күзәтелде. Кичә көндез иң югары температура +1..+6 булды, бүген төнлә минималь 0..-2˚ булды.

3. Гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр)фаразының аклануы

Үткән тәүлектә гадәттән тыш хәлләр/һәлакәтләр фаразының акланган өлеше 100% тәшкил итте.

4. Гидрологик хәл

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су биеклеге 52,02 м (+12 см), куркыныч критик дәрәҗәдәге билге 54,24 м, су җыю өчен кискен түбән билге 45,5 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,53 м (-6 см), уркыныч критик дәрәҗәдәге билге 65,9 м, су җыю өчен кискен түбән билге 61,7 М. Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында су биеклеге 52,73 м (+5 см), куркыныч критик дәрәҗә билгесе 58 м.

5. Геомагнит хәл

«Центр Фобос» компаниясенең рәсми сайты «Gismeteo» мәгълүмат порталы мәгълүматлары буенча 2025 елның 29 ноябренә зур булмаган геомагнит ачулары фаразлана.

6. Гадәттән тыш хәлләрнең (һәлакәтләрнең) барлыкка килү фаразы

6.1 Гадәттән тыш хәлләрнең (һәлакәтләрнең) техноген чыганаклары

Техноген янгыннар (шул исәптән көнкүреш газы шартлаулары), кешеләрнең угарлы газ белән агулануы, шулай ук ТКХ объектларындагы аварияләр (гадәттән тыш хәлләр чыганагы – электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгын бозу, җиһазларның тузуы, җитештерү-технологик нормаларны һәм кагыйдәләрне бозу Һәм үтәмәү белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы саклана, газ җиһазларын эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү).

6.2. Гадәттән тыш хәлләрнең (һәлакәтләрнең) табигый чыганаклары

Республика автомобиль юлларында юл – транспорт һәлакәтләре саны арту белән бәйле гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) килеп чыгу ихтималы саклана (гадәттән тыш хәлләр чыганагы-бозлавык, томан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү). Авиация һәлакәтләре һәм аэропортлар һәм вертолет мәйданчыклары эшендә бозылу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) барлыкка килү ихтималы саклана (гадәттән тыш хәлләр чыганагы – томан, бозлавык).

Электр белән тәэмин итү системаларында электр линияләре зарарлануга бәйле гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) барлыкка килү ихтималы саклана (гадәттән тыш хәлләр чыганагы – бозлавык).

7. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим ителә торган превентив чаралар (уңайсыз метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә):

фаразлана торган метеорологик күренешләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы һәм гамәлләр тәртибе турында халыкка үз вакытында хәбәр итүне һәм мәгълүмат бирүне тикшереп торуны тәэмин итәргә;

халыкка вакытында хәбәр итүгә һәм мәгълүмат бирүгә, шулай ук ММЧ белән эшләүгә аерым игътибар бирергә;

халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең муниципаль автоматлаштырылган системаларының әзерлеген тикшерергә;

«2025-2026 еллар кышкы чорында су объектларында Татарстан Республикасы халкының иминлеген тәэмин итү чаралары турында» Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ОПБның 2025 елның 10 сентябрендәге, 11-25р номерлы күрсәтмәсе нигезендә чаралар башкаруны оештырырга;

вакытлыча урнаштыру, җылыту һәм туклану пунктларының әзерлеген тикшерергә;

торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә табигый газ кулланучылар (абонентлар) белән көнкүрештә газдан файдалану һәм алар тарафыннан газ җиһазын төзек хәлдә тоту буенча аңлату эшләре башкарырга, газ җиһазын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү чараларын үткәрергә;

балалар күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә, экскурсия һәм туристлык маршрутларын оештыручыларга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәреп, фараз мәгълүматын җиткерүне оештырырга;

оешкан балалар төркемнәренең автомобиль, автобус (мәктәп) транспортында йөрүен тикшереп торуны тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасының «Челтәр компаниясе» объектларны авария хәлендәге өзүләр килеп чыкканда ведомство дежур диспетчерлык хезмәте һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ОДС арасында үзара хезмәттәшлекне тәэмин итәргә һәм торак пунктларда һәм объектларда авария хәлендәге өзеклекләр килеп чыкканда авария-торгызу бригадаларының кичекмәстән җавап бирүен тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, ТКХ оешмаларына һәм хезмәтләренә резерв туклану чыганакларының һәм аларны мөмкин булган урынга илтеп җиткерү чараларының әзерлеген тикшереп торырга, уңай булмаган метеорологик күренешләр шартларында тормышны тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә һәм авария-торгызу һәм ремонт хезмәтләренең алардан килгән зыяннарны бетерүгә әзерлеген тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә республика юллары буйлап автотранспорт хәрәкәте мониторингын тәэмин итәргә;

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, республика юл хезмәтләренә автомобиль юллары буйлап транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итәргә, оешкан балалар төркемнәренең автомобиль транспортында хәрәкәтен тикшереп торуга аерым игътибар бирергә;

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына республика юлларында балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүче автобуслар хәрәкәте мониторингын һәм аларның билгеләнгән урыннарына кайтуын тикшереп торуны тәэмин итәргә, шулай ук «Глонасс» системасының төзек булмаган кабул итү җайланмалары булган автобусларны эксплуатацияләүне тыярга;

БДС, икътисад объектларының һәм функциональ ярдәмче системаларның диспетчерлык хезмәтләренә җирле үзидарә органнарына көндәлек оператив фаразны вакытында җиткерүне тәэмин итәргә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча превентив чаралар комплексының үтәлешен тикшереп торуны оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International