2025 елның 05 декабрендә инвалидлыгы булган гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә - инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын китерү проблемалары; медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты белән бәйле проблемалар; социаль ташламалар һәм түләүләр алу проблемалары; башка мәсьәләләр турында хәбәр итәргә була.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14.
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Консультацияләү:
• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
• "Мәрхәмәт-Милосердие" ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре;
• ТР Прокуратурасы;
• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы;
• Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
• Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
• Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге;
• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
• Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты.