Татарстанда җир кишәрлекләреннән файдаланмау мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" узачак

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә, 27 ноябрьдә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен "Кайнар линия" үткәрә.

Чара 1 сентябрьдән гамәлгә кергән РФ Хөкүмәтенең карарына багышланган, ул торак пунктларга караган җирләрнең, бакча кишәрлекләренең кулланылмау билгеләрен ачыклый.

Милекчеләр җирдән файдаланмау критерийлары турында аңлатмалар, шулай ук закон бозуларны бетерү буенча киңәшләр алачак.

Шалтыратулар 10:00-12:00 сәгатьләрдә Казандагы телефон буенча кабул ителә: 8 (843) 255-25-71. Республика районнарындагы белгечләрнең контактлары Росреестр идарәсенең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» – «Кайнар линия» бүлегендә урнаштырылган.

Сорауларыгызны бирү мөмкинлеген кулдан очкындырмагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International