"Яңа елга ГТО белән - ГТО теләкләрне үти" республика онлайн акциясенә старт бирәбез

2025 елның 21 ноябре, җомга

«Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти» республика онлайн акциясе ГТО хәрәкәтендә катнашучыларның Яңа ел теләкләрен үтәү буенча видеороликлар конкурсы. Акция барлык муниципаль берәмлекләрдә 2025 елның 24 ноябреннән 12 декабренә кадәр үткәрелә: муниципаль этап 24 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр, республика этабы 10 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр була.

Видеороликта хәйрия эшчәнлеген башкару мизгеле – халыкның теләсә кайсы яшьтәге һәм социаль категориясендәге кешеләргә: бала, пенсионер һ. б. теләкләрнең үтәлеше (теләсә нинди ярдәм күрсәтү: утын кисү, азык-төлек китерү, нәрсәдер сатып алу) теркәлергә тиеш.
Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен видеороликлар 2025 елның 9 декабренә кадәр Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасына яки ватсап буенча 89270387410 номерына кабул ителә. Районнан иң яхшы видеоролик акциянең республика этабында катнашу өчен конкурсның оештыру комитетына җибәреләчәк.
Видеороликларга таләпләр:
- видеоролик конкурс шартларын үтәүне үз эченә алырга һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан да артмаска тиеш;
- видеороликта иң күбе 2 катнашучы рөхсәт ителә;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, Яңа ел атрибуты (чыршы, мишура, язу һ.б.) булырга тиеш.
Килеп туган сорауларны ГТО тестлау үзәгенә мөрәҗәгать итеп яисә 2-20-51 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International