«ГТО-сәламәтлеккә юл» муниципаль акциясе старт алды

2025 елның 21 ноябре, җомга

Бүген «ГТО-сәламәтлеккә юл» муниципаль акциясе старт алды.
2025 елның 21-24 ноябрендә районның гомуми белем бирү учреждениеләре базасында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының «ГТО – сәламәтлеккә юл» муниципаль акциясе узачак. Акциядә катнашуга гомуми белем бирү учреждениеләренең 14 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылары 5 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәү өчен катнаша ала. Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты булып www.gto. ru челтәрендә ГТО комплексының Бөтенроссия Интернет-порталында теркәлү тора. Акциянең төп максаты түбәндәгеләр:
- ГТО комплексына, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә кызыксынуны үстерү;
- ГТО комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны бүләкләү;
- ГТО комплексын балалар арасында популярлаштыру.
Отличие билгесе алу өчен тиешле нормативларны уңышлы үтәгән катнашучыларны «ГТОның алтын билгесе», «ГТОның көмеш билгесе», «ГТОның бронза билгесе» белән бүләклиләр.
Акциядә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International