10 ноябрьдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу көнне үз миссиясе итеп хокук тәртибен саклауны, законлылык һәм гаделлекне тәэмин итүне сайлаучыларны хөрмәтлиләр.
Полициядә эшләү үзенә бертөрле сыйфатлар таләп итә: җаваплылык, ихтыяр, батырлык, принципиальлек һәм намуслылык. Нәкъ менә шундый профессионаллар, күпләре зур тәҗрибәгә ия, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә эшлиләр.

Бәйрәм көнендә хезмәткәрләр вакытлыча үз постларын полиция бүлеге бинасында узган тантаналы чара өчен калдырдылар. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Марат Хуҗиев котлады.
"Сезнең эшегез җәмгыятькә дә, дәүләткә дә мөһим", - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Традиция буенча иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Аларга чираттагы махсус исемнәр бирелде, Рәхмәт хатлары, РФ Эчке эшләр министрлыгы медальләре, шулай ук Чүпрәле районының 95 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды.
Шулай ук полициянең өлкән участок уполномоченные Алик Альберт улы Якуповны лаеклы ялга озаттылар, аңа бүлек исеменнән бүләк тапшырдылар.
Бәйрәм иң яхшы тәртип сакчыларын хөрмәтләү өчен сәбәп кенә түгел, куркынычсызлык һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен аларның эшенең мөһимлеген кабат ассызыклау мөмкинлеге дә булды.