Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәктәп яны лагерьларында ГТОның мобиль мәйданчыклары оештырылды

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 27 октябреннән 2 ноябренә кадәр районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә көзге смена мәктәп яны лагерьлары эшләде, аларда 300 бала һәм яшүсмер ял итте. 

Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка тарту максатында районның мәктәп яны лагерьларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын түбәндәге дисциплиналар буенча үтәделәр: йөгерү, биек перекладинада тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International