2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында көзге каникуллар вакытында «Акчарлак «сәламәтләндерү-ял итү лагере»да көзге ял сменасы узды.
Көзге сменада лагерьда 40 тан артык бала һәм яшүсмер ял итте.
Лагерьда ял итүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәделәр: идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.