Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

    Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 5 ноябрендәге 34 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының өченче утырышы чакырыла.
    Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
    1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.
    2) «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» карар проекты хакында.
    3) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.
    4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Яңа Борындык авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.
    5) Татарстан Республикасы Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
    6) Төрле.
    Район Советы утырышы 2025 елның 13 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International