Героебызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
2025 елның 31 октябрендә Марс мәктәбендә махсус хәрби операция Герое Рөстәм Рәфәгать улы Шигапов истәлегенә тантаналы чара узды.
Иске Чүпрәле авылында герой яшәгән йортка мемориаль такта куелды, ә Марс мәктәбендә Хәтер мемориалы ачылган.
Героебызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Авторы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе директоры Альберт Сөләйманов булган әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңү яулады. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.
Тантаналарда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов, Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, геройның туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары катнашты.
Һәлак булучыны бер минут тынлык белән искә алып, тантанага җыелучылар мемориаль тактага һәм мәктәп мемориалына чәчәкләр салдылар.
Бу көнне махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, герой турында укучылар горурланып сөйләделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, Рөстәм Рәфәгать улы Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм ныклык күрсәткән һәм без андый геройларны онытмаска тиеш.
- Ул батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм патриотизм үрнәге булып тора. Рөстәм Рәфәгать улы кебек геройлар үрнәгендә без яшьләребезне тәрбияләргә тиеш һәм без андый геройлар турында беркайчан да онытмаска тиеш, алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, - дип билгеләп үтте Айрат Фиркать улы чыгышы вакытында.
Чара барышында геройның хатыны Ирина Камалова да чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклаучы геройлар турында китап чыгарылуын һәм бу китапка якташыбыз Рөстәм Рәфәгать улы Шигапов та кертелүен әйтте. Ирина Камалова бу китапны күрсәтте һәм аны район музеена тапшырачагын әйтте.
Митингта чыгыш ясаучылар шулай ук без беркайчан да үз геройларыбыз турында онытмаска, аларны һәрвакыт истә тотарга тиеш, дип билгеләп үттеләр.
Мәктәп мемориалында геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре тупланган.
Белешмә
Рөстәм Рәфәгать улы Шигапов 1977 елның 16 июнендә Түбән Каракитә авылында туа. Ике айлык чагында әтисе белән кала. Аны әбисе һәм бабасы тәрбияләгән.
1985 елда Рөстәм һәм аның әтисе Саратов өлкәсенә күчеп киләләр.
Башлангыч белемне Саратов өлкәсендә ала.
Яшүсмер чагында эшли башлый. Совхоз фермасында әтисенә булыша.
Татар Бизнәсе авылына кайткач, Рөстәм колхозда эшләвен дәвам итә.
2023 елның сентябрендә, контрактка кул куеп, ул үз җирен, үз илен якларга махсус хәрби операция зонасына китә.
2023 елның ноябрендә ул яралана. Госпитальдән соң Рөстәм алгы сызыкка кайта.
2024 елның 4 маенда Херсон өлкәсендә һәлак була.
2024 елның 3 декабрендә Татар Бизнәсе авылында җирләнә.
Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнә.