Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәтер почмаклары ачылды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Владислав Кимович Папушкин, Андрей Владимирович Степанов һәм Илмас Фәһим улы Хөсәенов Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнар.

2025 елның 29 октябрендә Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган, һәм Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнгән Владислав Кимович Папушкин, Андрей Владимирович Степанов һәм Ильмас Фәһим улы Хөсәенов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, Яшь армиячеләр, Иске Шәйморза мәктәбе укучылары, педагоглары катнашты.

Бу көнне ЛНР һәм ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз-Геройлар турында күп җылы сүзләр әйтелде, геройлар турында горурланып укучылар сөйләде. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Без Ватаныбызны каһарманнарча саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны, бу фидакарь егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Искәндәр улы чыгыш ясаганда.

Чара барышында Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова, Иске Шәйморза мәктәбе директоры Илмас Сафиуллов, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, геройның туганнары, якыннары чыгыш ясадылар, геройлар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чара ахырында катнашучылар геройлар истәлегенә мәктәп мемориалы белән таныштылар, анда шәхси әйберләр, геройларның бүләкләре, фотосурәтләр, армия альбомнары тупланган иде.

Әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе гамәлгә ашыра.

Белешмә

Владислав Кимович Папушкин 1967 елның 13 декабрендә туган. Иске Шәйморза урта мәктәбен 1985 елда тәмамлаган. Колхозда тракторчы булып эшләгән. Армия алдыннан Тәтеш шәһәрендәге ДОСААФ мәктәбен шофер белгечлеге буенча тәмамлаган. 1986-88 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң колхозда эшли. 1997 елдан Мәскәүдә вахта методы белән эшли.

5 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән улы Александр 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән, махсус хәрби операция катнашучысы.

2024 ел ахырында В.К. Папушкин контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына китә. пилотсыз очу аппараты операторы булып хезмәт итә. 2024 елның 24 апрелендә Луганск Халык Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 27 июнендә Чуаш Шәйморзасы авылында җирләнә. Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнә.

Андрей Владимирович Степанов 1990 елның 1 июлендә Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районында, Коры Үзән поселогында туган. 1997 елда Зеленорошино урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1988 елда гаилә хәле буенча Андрей әтисе һәм сеңлесе белән ТР Чүпрәле районының Чуаш Шәйморзасы авылына күчеп килә. 2006 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң Буада эретеп ябыштыручы-монтажчыга укый. 2009 елда Россия Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. Вакытлы хезмәтне Приморье краенда мотострелковый гаскәрләрендә үтә, званиесе — өлкән сержант. Армиядән соң төзелештә вахта методы белән эшли.

Андрей Владимирович 2022 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасының Буа шәһәреннән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган.

Украинада Донецк өлкәсендә, Марьинск районында, Сладкое авылында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була.

2024 елның 18 июнендә Чуаш Шәйморзасы авылында җирләнгән. Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнә. 

Илмас Фәһим улы Хөсәенов 1989 елның 2 июнендә Иске Шәйморза авылында туган. 2007 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый.  2008 елда монтажчы белгечлеге буенча Буа урта һөнәри техник училищесын тәмамлаган. 2011 елда Казан төзелеш көллиятен тәмамлый. Казанда "Транснефть" җәмгыятендә эшләгән. 2022 елда контрактка кул куя һәм пилотсыз очу аппараты операторы булып хезмәт итә. 2024 елның 28 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International