Геройларыбызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
2025 елның 29 октябрендә Чуаш Шәйморзасы һәм Иске Шәйморза авылларында махсус хәрби операция геройлары истәлегенә тантаналы чаралар узды.
Батыр егетләр яшәгән йортларга мемориаль такталар куелды.
Геройларыбызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Авторы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе директоры Альберт Сөләйманов булган әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңү яулады. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, геройларның туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.
Чуваш Шәйморзасы авылыннан Владислав Кимович Папушкин һәм Андрей Владимирович Степанов, Иске Шәйморза авылыннан Илмас Фәһим улы Хөсәенов Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, чарага җыелучылар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Геройлар турында яхшы сүзләр генә әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, безнең егетләр Ватаныбызны неонацистлардан саклаганда батырлык һәм ныклык күрсәттеләр, дип билгеләп үтте.
- Алар Ватаныбызны, халкыбызны саклаганда каһарманлык күрсәттеләр. Һәм бүген без киләчәк өчен үз гомерләрен биргән геройларыбыз алдында баш иябез. Алар батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм патриотизм үрнәге булып тора. Аларга мәңгелек хәтер, - диде Рөстәм Искәндәр улы.
Митингларда чыгыш ясаучылар шулай ук без беркайчан да үз геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел, аларны һәрвакыт истә тотарга тиешлегебезне билгеләп үттеләр. "Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Без егетләребез белән горурланачакбыз!", - диделэр алар.