Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Татар Бизнәсе авылында махсус хәрби опперация Герое истәлегенә мемориаль такта һәм мәктәп мемориалы ачылды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Айрат Абдуллаҗан улы Шигапов Татар Бизнәсе авылында туып үскән.

Бүген, 2025 елның 28 октябрендә, Татар Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган махсус хәрби операция катнашучысы Айрат Абдуллаҗан улы Шигапов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Фәридә Нуртдинова, яшь армиячеләр, укучылар, педагоглар, геройның туганнары, апалары һәм якыннары катнашты.

Бу көнне ЛНР һәм ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-Герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, герой турында горурланып укучылар сөйләде. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булган Айрат Абдуллаҗан улының якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Безнең каһарманнарыбызны, бу фидакарь егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк, алар безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Искәндәр улы чыгыш ясаганда.

Чара барышында геройның апалары, якыннары да чыгыш ясады. Айрат Шигаповның укытучысы, сыйныф җитәкчесе Г.Алиуллова чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Чара ахырында катнашучылар герой истәлегенә мәктәп мемориалы белән таныштылар, анда геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары тупланган иде.

Бу көнне шулай ук Герой туган һәм үскән йортка мемориаль такта куелды.

Әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе гамәлгә ашыра. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.

Каһарманнарыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында да узачак. 

Белешмә

Айрат Абдуллаҗан улы Шиһапов 1995 елның 22 мартында Татар Бизнәсе авылында күп балалы гаиләдә туа. 2003 елда Татар Бизнәсе мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 2012 елда мәктәпне тәмамлагач, Чүпрәле һөнәри-техник училищесына укырга керә. 2015 елда армиягә алына. Хәрби хезмәтне Чита шәһәрендә үтә. Армиядән соң Казанда эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. 

2022 елда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. 2022 елның 17 декабреннән ул махсус хәрби операция зонасында үзенең хәрби бурычын үти. 2024 елның 17 апрелендә Айрат Абдуллаҗан улы Шигапов махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 24 августында туган авылында җирләнә.

РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Айрат Абдуллаҗан улы Шиһапов Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International