Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Ишле авылында махсус хәрби операция Герое истәлегенә мемориаль такта һәм мәктәп мемориалы ачылды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Әлфис Марат улы Мердеев Иске Ишле урта мәктәбен тәмамлаган.

2025 елның 27 октябрендә Иске Ишле авылында махсус хәрби операция Герое Әлфис Марат улы Мердеев истәлегенә тантаналы чара узды.
Герой туган һәм үскән йортка мемориаль такта куелды, ә ул укыган мәктәптә Хәтер мемориалы ачылды.

Героебызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Авторы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе директоры Альберт Сөләйманов булган әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңү яулады. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды. 

Тантаналарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Фәридә Нуретдинова, геройның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары катнашты.

Әлфис Марат улы Мердеев — Иске Ишле авылыннан, Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. 
Һәлак булган сугышчыны бер минут тынлык белән искә алып, мемориаль тактага һәм мәктәп мемориалына чәчәкләр салынды.

Бу көнне ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-Герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, Герой турында укучылар горурланып сөйләделәр. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов билгеләп үткәнчә, Әлфис Марат улы Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм ныклык күрсәткән һәм без андый геройларны онытмаска тиеш.

- Ул батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм патриотизм үрнәге булып тора. Әлфис Маратович кебек геройлар үрнәгендә без яшьләребезне тәрбияләргә тиеш, - диде Рөстәм Искәндәр улы чыгышында.

Митингта чыгыш ясаучылар шулай ук без беркайчан да үз геройларыбыз турында онытмаска, аларны һәрвакыт истә тотарга тиеш, дип билгеләп үттеләр. Чара барышында геройның туганнары, якыннары да чыгыш ясады.

Иске Ишле урта мәктәбе директоры Миләүшә Нигъманова һәм укытучы Әлфисә Мердеева, Гөлнара Мөхәмәтҗанова чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Мәктәп мемориалында геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре тупланган.

Исегезгә төшерәбез, геройларыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында да узачак.

Белешмә

Әлфис Марат улы Мердеев 2000 елның 10 маенда Иске Ишле авылында туа. 2007 елда Иске Ишле урта мәктәбенең беренче классына кабул ителә.

2016 елда 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан тимер юл транспорты техникумына укырга керә. 2020-2021 елларда Россия армиясе сафларында хезмәт итә. 2021 елда Юдино депосында машинист ярдәмчесе булып эшли башлый. 2024 елның июнендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Украинадагы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Махсус хәрби операция барышында Әлфис Марат улы Мердеев хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 2 сентябрендә туган авылында барлык хөрмәтләр белән җирләнә. «Батырлык» ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International