Геройның тууына 125 ел: Чүпрәле районында Геройлар Аллеясында А.С. Сабирҗанов хөрмәтенә митинг узды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Абдулла Сабирҗан улы Сабирҗанов - Мунчали авылында туып-үскән, Социалистик Хезмәт Герое, аның исеме мәңгегә төбәк тарихына язып куелган

Бүген район үзәгендә Геройлар Аллеясында күренекле якташыбыз — Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗан улы Сабирҗановның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

Биографиясе һәм хезмәт казанышлары

Абдулла Сабирҗан улы 1900 елның 26 октябрендә Мунчали авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның тормыш юлы гади булмаган: иртә ятим кала һәм бабасы тәрбиясендә үсә.; авыл мәктәбенең бер классын тәмамлый; Гражданнар сугышында катнаша, Чапаев дивизиясендә сугыша; Кызыл армиядән киткәннән соң Мәскәү асты бассейнында шахталарда эшли. 1921 елда Абдулла Сабирҗанов Грозный (Төньяк Кавказ) шәһәренә нефть промыселларына эшләргә китә. Алга таба аның хезмәт биографиясе бик күп урыннарны колачлый.

Абдулла Сабирҗанов тырышлыгы һәм хезмәтне дөрес оештыруы аркасында гына түгел, бораулауның яңа ысулларын үзләштерү хисабына да югары нәтиҗәләргә ирешә.

Нефть чыгаруны арттыру, яңа нефть ятмаларын барлау һәм нефть скважиналарын бораулау эшендәге зур хезмәтләре өчен СССР Югары Советы Президиумының 1948 елның 8 маендагы Указы нигезендә Абдулла Сабирҗан улына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены белән; «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.

Тантаналы чарада Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Шулай ук Матак һәм Мунчали мәктәпләре укучыларына да үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелде.

Митингта катнашучылар ассызыклаганча, Абдулла Сабирҗан улының тормышы һәм хезмәт батырлыклары яшь буын өчен илһамландыргыч һәм мәҗбүри үрнәк. Аның девизы — "Файда, намус һәм Дан!"- элеккечә актуаль һәм киләчәк буыннар өчен ориентир булып хезмәт итә.

Чара азагында митингта катнашучылар Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗан улы Сабирҗанов монументына чәчәкләр салдылар, аның истәлегенә һәм казанышларына хөрмәт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International