Россия Федерациясе Президенты указлары белән Сергей Александрович Копьев, Артем Сергеевич Масленников, Николай Викторович Пришельцев, Николай Васильевич Яруков, Рамил Тауфик улы Яфизов Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнделәр.
2025 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты залында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм туганнарына Батырлык орденнары (үлгәннән соң) тапшыру тантанасы булды.
Россия Федерациясе Президенты указлары белән Сергей Александрович Копьев, Артем Сергеевич Масленников, Николай Викторович Пришельцев, Николай Васильевич Яруков, Рамил Тауфик улы Яфизов Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнделәр.
Тантанада район Башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты.
Сергей Александрович Копьевның ордены әнисе Людмила Сергеевна Копьевага тапшырылды.
Артем Сергеевич Масленниковның ордены Артемның апасы Юлия Васильевна Петрищевага тапшырылды.
Николай Викторович пришельцевның ордены Николайның әнисе Галина Александровна Пришельцевага тапшырылды.
Николай Васильевич Яруковның ордены Николайның абыйсы Владимир Васильевич Яруковка тапшырылды.
Рамил Тәүфикъ улы Яфизовның ордены аның әтисенә һәм әнисенә тапшырылды.
- Без Геройларыбыз белән горурланабыз. Хәтеребез исән чакта алар да яшәячәк. Аларга мәңгелек хәтер, - диде Марат Ринатович.
- Ир-ат үз Ватанын якларга тиеш. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр,-диде Радик Төхфәтуллин һәм батырларның әти-әниләренә шундый куркусыз һәм батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бүләкләү тантанасында шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Яшь армиячеләр, оешма хезмәткәрләре катнашты.
Барлык катнашучылар да геройның истәлегенә тирән рәхмәт һәм ихтирам белдерделәр. Алар безнең хәтердә мәңгегә сакланыр.