Карар район Советының икенче утырышында бертавыштан кабул ителде.
Бүген, 2025 елның 23 октябрендә, Башкарма комитетның утырышлар залында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының икенче утырышы узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узган утырышта Башкарма комитетның яңа җитәкчесе итеп Рөстәм Искәндәр улы Мөхәмәтҗанов билгеләнде.
Аның кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан сайланды.
Район Башлыгы Марат Гафаров Рөстәм Искәндәр улын әлеге вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Мөхәмәтҗанов 2023 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән иде.
Утырыш барышында шулай ук Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе, әлеге палата рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкару, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Яңа Борындык авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының даими комиссияләре һәм башка мәсьәләләр каралды.