Ярминкәдә бай авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
2025 елның 4 октябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Чүпрәле авылында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ярминкә үзәк базарда оештырылган иде. Иртә таңнан авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ, шәхси эшмәкәрләр машиналары килеп җитте. Район халкына, гадәттәгечә, җиләк-җимеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
Иртән үк базар мәйданында халык күп җыелды, музыка яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга бәйрәм кәефе тудырып үзләренең җырларын бүләк итт. Әлбәттә, ярминкәгә төп килүчеләр - пенсионерлар.
Оештыручылар махсус алар өчен бөтен районнан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җыярга тырыштылар.
Сатучылар төрле яшелчәләр, алма, варенье, тозланмалар, шулай ук шикәр комы, он, көнбагыш мае һ.б. алып килгәннәр. Сатуда шулай ук салам, бөртекле культуралар: арпа, бодай, борчак, солы; бозаулар да бар иде.
Иске Әлмәле авылыннан Галина Углева ярминкәгә маринадланган гөмбә, үз бакчасыннан сарымсак, бөтнек һәм мәтрүшкә алып килгән.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары өлкәннәргә кирәкле ярминкә продукциясен сатып алуда һәм өйләренә илтеп җиткерүдә ярдәм күрсәттеләр.
Сатып алынган продуктларны өйләренә илтеп җиткерү мөмкинлеге булмаганнарга техника бирелде.
Ярминкәдә катнашучылар шулай ук "Икмәк заводы"пешекчеләре әзерләгән кайнар чәй һәм тәмле коймактан да ләззәт алдылар.
Ярминкәнең барышы белән район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, җитәкчеләр дә танышты, өлкәннәрнең бәяләре, кәефе белән кызыксындылар.
Өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм кайгыртулары һәм игътибарлары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Зинаида Макаркина, Иске Әлмәле:
- Миңа 88 яшь. Мин кызым һәм улым белән яшим. Кызыма 57 яшь, ул 1 төркем инвалид. Улыбыз Анатолий безне карый. Ел саен ярминкә көтәбез. Быел да салам сатып алырга чыктым, чөнки хуҗалыкта сарык асрыйбыз. Салам сатып алдым инде, өйгә кайтып җитәргә вәгъдә иттеләр. Хәзер менә он да алырмын. Биредә барысы да оешкан, волонтерлар ярдәм итә, өйләребезгә илтәләр, бушаталар. Безгә өлкәннәргә тагын нәрсә кирәк, бу бик зур ярдәм, оештыручыларга рәхмәт.
Ярминкәгә килүчеләр сатып алганнан соң да өйләренә ашыкмадылар, концертны рәхәтләнеп карадылар, бер-берсе белән, танышлары белән аралаштылар.