Минзиан апа сигез бала үстереп, гомер буе колхозда эшләгән.
Кече Чынлы авылында яшәүче Минзиан Зартдин кызы Булатова 2025 елның 5 октябрендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәнен юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунаклар аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Минзиан апа сигез бала үстереп, гомер буе колхозда эшләгән. Бүген дә ул нинди авыр вакытлар булганын, барысын да кулдан эшләргә туры килгәнен искә төшерә. Аның ире дә колхозда эшләгән һәм 2000нче елда вафат булган.
Минзиан апаның барлык балалары шәһәрләргә таралсаар да, аның янында кече улы Марат хатыны Гөлфия белән яши. Әмма ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә әти-әниләренең йорты шатлык белән тула— балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыела.
95 яшь булуына карамастан, Минзиан апа күңел күтәренкелеген һәм акыл сафлыгын саклый. Аның тормышы-ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм чиксез ана мәхәббәтенең чын үрнәге, ул киләчәк буыннар өчен ориентир булып хезмәт итә.