ГТО комплексы "Россия спорты" дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла
«ГТО белән 1 сыйныфка» онлайн акциясе видеороликлар конкурсы һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды. Исегезгә төшерәбез, видеороликлар конкурсының муниципаль этабы 2025 елның 1 сентябреннән 15 сентябренә кадәр барды. Иң яхшы видеороликлар көрәшне республика этабында 15-21 сентябрьдә дәвам итте. Җиңүчеләр арасында безнең районнан да видеоролик – 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Максим Ахмуковның видеоролигы бар. Республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.