Районда бишенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль район Советы утырышы узды.
Утырыш эшендә Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов катнашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Чүпрәле муниципаль район башлыгы вазифасына кандидат итеп Марат Ринат улы Гафаров кандидатурасын тәкъдим итте.
–Марат Ринат улы сезгә яхшы таныш. Ул районны соңгы 7,5 ел дәвамында уңышлы җитәкли. Бу чорда киң күләмле эшләр башкарылган: 35 мәгариф объекты һәм 5 сәламәтлек саклау учреждениесе капиталь яңартылган, 5 заманча ФАП һәм 2 спорт комплексы төзелгән, җирлекләрдә 4 мәдәният объекты һәм административ биналар үзгәртеп корылган. Җәмәгать урыннары һәм ишегаллары төзекләндерелде, 130 километрга якын суүткәргеч челтәр салынды, соңгы елларда кече бизнес субъектлары өлеше ике мәртәбәгә артты. Ышанам, район башлыгы вазыйфасына сайланганда һәм сезнең ярдәм белән Марат Ринат улы Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенең иң катлаулы бурычларын уңышлы үтәр.,- диде Альберт Хәйретдинов районның соңгы еллардагы казанышларына бәя биреп.
Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров үзенең чыгышында җирлегебездә алып барылган эшләргә тукталды һәм депутатларның Марат Гафаровның кандидатурасын хуплауларын сорады.
Исегезгә төшерәбез, кичә “Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси советы шулай ук Марат Гафаровны ТР Чүпрәле районы башлыгы вазыйфасына кандидат итеп күрсәтте.
Депутатлар Марат Гафаровны бертавыштан Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайладылар.
Моңа җавап итеп яңа сайланган район башлыгы үзенә өченче тапкыр бирелгән мондый ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.
–Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасы минем өчен халык алдындагы иң зур җаваплылык ул. Бу вазифаны миңа ышанып тапшырганнары өчен Рәисебезгә, Чүпрәле районы халкына, депутатларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Эшлисе эшләребез бик күп, бердәм булып, барысын да башкарып чыгарбыз,- диде Марат Гафаров.
Марат Гафаров Чүпрәле районы икътисадын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп эшләргә Ант бирде.
Утырыш барышында, район башлыгы урынбасарына кандидат итеп, район Советы депутаты Алексей Ярухин тәкъдим ителде һәм, шулай ук, бертавыштан сайланды.
Депутатлар утырышта, шулай ук, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс шартларын да карап тикшерделәр.