“Бердәм Россия” партиясенең җирле сәяси советы Марат Гафаровны ТР Чүпрәле районы Башлыгы вазифасына кандидат итеп күрсәтте

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Фракция җыелышында «Бердәм Россия» партиясеннән авыл җирлекләре Советларыннан сайланган 33 депутат катнашты.

2025 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советында «Бердәм РОССИЯ» партиясе депутатлар фракциясе җыелышы булды.

Җыелыш башланыр алдыннан «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Чүпрәле җирле бүлегенең җирле сәяси Советы утырышы уздырылды.

Фракция җыелышында «Бердәм Россия» партиясеннән авыл җирлекләре Советларыннан сайланган 33 депутат катнашты.

Көн тәртибенә фракция төзү, аның турында Нигезләмәне раслау, аның җитәкчесен сайлау һәм район башлыгы вазыйфасына сайлану өчен кандидатура күрсәтү мәсьәләләре кертелде.

Җыелышның эш нәтиҗәләре буенча депутатлар фракциясе составына аларның шәхси гаризалары нигезендә 33 кеше кертелде.

Фракция турындагы нигезләмә проекты тәкъдим ителде һәм расланды. Фракциянең җитәкчесе итеп Алексей Егорович Ярухин сайланды.

Ул, үз чиратында, район башлыгы вазифасына кандидатура күрсәтү мәсьәләсе буенча Марат Ринат улы Гафаров кандидатурасын тәкъдим итте, һәм бу карар бертавыштан кабул ителде.

Иртәгә, 2025 елның 23 сентябрендә, Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышында бер үк вакытта Совет рәисе дә булган район башлыгын сайлау буенча тавыш бирү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International