Йөзләгән Чүпрәле "Татарстан кроссы -2025" массакүләм йөгерешенә чыкты

2025 елның 21 сентябре, якшәмбе

Чара кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының мобиль мәйданчыгы оештырылды

Районның яңа чаңгы базасы территориясендә үткән «Татарстан кроссы — 2025» республика массакүләм ярышларында спорт сөючеләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар, оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Ярышларны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. 

— Хәерле көн, кадерле якташлар, кунаклар, мәктәп укучылары һәм спорт ветераннары! Бүген без сезнең белән «Татарстан кроссы» на җыелдык. Район җитәкчелеге исеменнән сезгә җиңел стартлар, дистанцияне тиз үтүегезне телим, иң мөһиме, ярышлар имгәнүләрсез узсын. Бәйрәм белән, — диде Рөстәм Искәндәр улы.

Чара кысаларында, ярышлар башланыр алдыннан, ГТО комплексының иң яшь алтын билге ияләрен бүләкләү булды. 

Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучылары Тимофей Кудрявцев һәм Арсений Романов, Иске Чүпрәле «Кояшкай» 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Динара һәм Диләрә Мавзютовлар ГТО комплексының алтын билгеләре белән бүләкләнделәр.

1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр районда «ГТО белән 1 сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабы узган иде. 

Муниципаль этапта җиңүчеләр: 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Максим Ахмуковка, Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучысы Гаяз Мөхәммәтшинга һәм Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Мария Унисковага бүләкләр һәм Грамоталар тапшырылды. 

Ярышлар төрле яшь категорияләре, җитәкчеләр арасында аерым үтте. Шулай ук, Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында хәрби хәрәкәтләр ветераннары арасында йөгерү боештырылган иде.
Ярышлар азагында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә Грамоталар, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырдылар. 

Иң яшь катнашучы Михаил Явкинга һәм иң өлкән катнашучы Николай Хрисановка «Милләтләр кроссы — 2025» Бөтенроссия йөгерү көнендә һәм «Татарстан кроссы — 2025» республика массакүләм ярышларында катнашкан өчен Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Шулай ук, массакүләм йөгерүдә катнашкан сугыш хәрәкәтләре ветераннары да Грамоталар һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Әлеге чараны уздыруда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Чүпрәле районындагы җирле бүлеге дә актив катнашты.

Ярышлар вакытында йөгерү буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Чара кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының мобиль мәйданчыгы оештырылды, анда теләгән һәркем ГТО нормативларын үти алды.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International