Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яшәүче Таисия Александровна Зәйнетдинова 90 яшен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшәүче Таисия Александровна Зәйнетдинова 2025 елның 19 сентябрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Таисия Александровнаны истәлекле дата белән хакимият вәкилләре Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм Рамил Низамов котлады.
Кунаклар юбилярга чәчәк бәйләме бүләк иттеләр, котлау открыткасы һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвеен теләделәр.
Таисия Александровна Зәйнетдинова 1935 елның 19 сентябрендә Удмуртия Республикасының Камбарка шәһәрендә туа. Таисия Александровнаның әтисе сугышта катнашкан. Юбилярның үзе искә төшерүенчә, аларның шәһәрдә хәрби часть урнашкан булган, шулай ук ул мәктәптә укыганда госпиталь булган, алар – мәктәп укучылары еш кына хәрби частька һәм солдатлар янына госпитальгә йөргәннәр, алар өчен концертлар куйганнар.
Таисия Александровна Сарапул шәһәрендә кооператив техникумын плановик-икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлаган. Бу 1953 ел иде. Яшь кызны Казан Татпотребсоюзына җибәрәләр. Ә Казанда аны 3 ел эшләргә Чүпрәле районына җибәрәләр.
Юбилярның үзе искә төшерүенчә, безнең Чүпрәле районына килгәндә аңа 18 яшь тә тулмаган булган. Ул вакытта ул безнең районга килә һәм шунда өч ел эшләп, үз өенә кайтып китәм дип уйлый. Ләкин тормыш үзенчә хәл итте. Бу елларда аның булачак ире Җиһанша Айнетдин улы армиядән кайта. Яшьләр очрашалар һәм бүтән аерылмыйлар, 1955 елда гаилә коралар.
Юбилярның үзе сөйләвенчә, ул безнең районны яраткан, Чүпрәле районына килгәндә юлда яхшы кешеләр генә очраткан, ул бер сүз дә татарча белмәгән, безнең гореф-гадәтләрне белмәгән. Кияүгә чыккан һәм эшләгән елларында ул татарча аңларга, хәтта сөйләшергә өйрәнгән.
«Каенатам да, каенанам да мине бик яхшы кабул иттеләр, барысына да өйрәттеләр, һәрнәрсәдә ярдәм иттеләр, мин аларга барысы өчен дә рәхмәтлемен», - ди Таисия Александровна.
Башта 10 ел алар әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр, ә аннары үзләренә яңа йорт салганнар.
Алар ире белән ике ул – Фәрит һәм Олегны үстерәләр.
Кызганычка каршы, Таисия Александровнаның ире һәм балалары бик иртә вафат була.
Таисия Александровна район кулланучылар берлегендә 42 ел план бүлеге башлыгы булып эшли. 1955 елда Райпо идарәсе рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасыннан пенсиягә чыга.
Эшләгән елларында аны КПСС әгъзасы итеп алалар. Нәтиҗәле хезмәте өчен Таисия Александровна кулланучылар кооперациясенең отличие билгесе белән бүләкләнә. Ул хезмәт ветераны.
Бүгенге көндә Таисия Александровнаның 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Бер оныгы Антон Мәскәү хәрби университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта СВО зонасында, офицер.
“Чын ир-ат, Ватаныбызны саклый, мин аның белән горурланам", - ди оныгы турында Таисия Александровна.
Бүген Таисия Александровна йортында ялгызы гына яши, аны социаль хезмәткәр Венера Кәримова карый. Килене Ирина да (оныгы Антонның әнисе), оныклары Һәм оныкчыклары еш кына әбиләре янына киләләр, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар.
- Соңгы дистә елларда Чүпрәле районы бөтенләй үзгәрде, күптән түгел оныклар килеп, миңа экскурсия ясадылар, Район буйлап йөрттеләр һәм күрсәттеләр. Бөтен җирдә асфальт юллар, Яңа Бистә Чуаш Чүпрәле авылы ягына таба үскән, район үзәгендә чәчәкләр, якты, яңа парклар, спорт корылмалары барлыкка килгән, боз сарае шәһәрдән берни белән дә аерылмый. Ә бит мин районга беренче тапкыр килгәндә, без яхшы юллар турында хыяллана гына идек,-дип сөйли Таисия Александровна.
Быел Таисия Александровнаның безнең районга килүенә 72 ел булды. Ире һәм уллары үлгәч тә, ялгызы калгач та, туганнары аны үз янына чакырсалар да, ул аларга китәргә теләмәде.
Таисия Александровна Чүпрәле җирен туган җире итеп кабул итә.
- Монда минем яшьлегем үтте, монда минем дусларым, туганнарым, күршеләрем, танышларым, хезмәттәшләрем. Мин бу җирне яраттым һәм соңгы сулышыма кадәр шушында, үз йортымда яшәячәкмен,- ди хезмәт ветераны.
Таисия Александровна кунакларга бик шат иде һәм котлаулары, аларны онытмаулары өчен аларга бик зур рәхмәт сүзләре әйтте.