Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «ГТО белән 1 нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабына йомгаклар ясалды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.

«ГТО белән 1 нче сыйныфка» онлайн акциясе видеороликлар конкурсы һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырылды. Акциядә 1 нче сыйныф укучылары (6-7 яшь, I баскыч) катнашты.

1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр «ГТО белән 1 нче сыйныфка» республика онлайн акциясенең муниципаль этабы узды. Конкурс йомгаклары буенча муниципаль этапта җиңүчеләр:

- Ахмуков Максим - 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы; 

- Мөхәммәтшин Гаяз - Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның 1 нче сыйныф укучысы;

- Унискова Мария-Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы.

Акциянең республика этабы 2025 елның 15-21 сентябрендә уза.

Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 20 сентябрьдә «Татарстан кроссы-2025» республика массакүләм ярышларын ачу тантанасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International