Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 18 сентябрендәге 26 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының беренче утырышы чакырыла.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгын сайлау турында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында.

Район Советы утырышы 2025 елның 23 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International