2025 елның 20 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Иске Чүпрәле авылы Сабантуе мәйданында «Татарстан кроссы – 2025» республика массакүләм ярышлары узачак. Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә.
Ярышларга балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар, оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында хәрби хәрәкәтләр ветераннары арасында йөгерү дә планлаштырылган. Кросс кысаларында ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.
Барыгызны да спорт бәйрәмендә көтәбез!