Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров сайлауларда катнашты

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Чүпрәле районы территориясендә тавыш бирүне уздыру өчен 36 сайлау участогы ачылган. Алар 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүген, 14 нче сентябрьдә, 1338 нче сайлау участогында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатларның берсе һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирде.

Тавыш бирүдән соң Марат Гафаров үз позициясе белән уртаклашты:

«Сайлауларда катнашу мөһим. Бу гражданлык җаваплылыгы гына түгел, республикабыз язмышына, аның киләчәгенә һәм халыкның иминлегенә битараф булмаганлыгыбызны да күрсәтә»

Район башлыгы шулай ук Чүпрәле районында яшәүчеләрне үзләренең гражданлык позицияләрен актив күрсәтергә һәм сайлауларда катнашырга өндәде.

Белешмә:

Чүпрәле районы территориясендә тавыш бирүне уздыру өчен 36 сайлау участогы ачылган. Алар 20:00 гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International