Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Юлия Никифорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүгенге көндә юбилярның 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы.

Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Юлия Александровна Никифорова 2025 елның 13 сентябрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юлия Александровнаны истәлекле дата белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәл Җаббарова котладылар.

Гүзәл Җаббарова юбилярга чәчәк бәйләме бүләк итте, ә Алексей Егорович аңа котлау һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Кунаклар аңа сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

Юлия Александровна Никифорова Татарстан АССРның Чүпрәле районы Чуваш Шәйморзасы авылында туа. Иске Шәйморза урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлап, XXII партсъезд исемендәге колхозга эшкә килә. Ул гомер буе туган колхозында хезмәт итә, күп еллар чөгендер үстерүче булып эшли. 

Юлия Александровна эш дәверендә үзен гаиләдә дә, күршеләр белән аралашуда да, эштә дә уңай яктан гына күрсәтте. Үзенә тапшырылган эшкә намуслы, җитди карады. Ул бик тырыш, аралашучан, үзенә һәм иптәшләренә таләпчән иде. Эшләгән дәверендә күп тапкырлар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, күп тапкырлар район алдынгылары слетында катнашты.

Юлия Александровна Александр Александрович Никифоров белән гаилә корган. Быел аларның бергә яшәүләренә 70 ел тула. Александр Александрович та, Юлия Александровна кебек үк, гомер буе туган колхозында эшли, шофер була.

Ире белән бергә Юлия Александровна 5 бала тәрбияләп үстерәләр: Александр, Владимир, Татьяна, Олег һәм Сергей. Аларның дүрт улы да армиядә хезмәт итә. Ә ике улы Олег һәм Сергей интернациональ бурычларын үтәп, Әфганстанда хезмәт иткәннәр. 

Алар үзләренең барлык балаларына лаеклы белем һәм тәрбия бирергә тырыштылар. Юлия Александровна белән Александр Александровичның балалары барысы да хезмәт сөючән, җаваплы, үзләренә һәм башкаларга таләпчән. Югары белем алганнар.

Бүгенге көндә юбилярның 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы.

Александр Александрович һәм Юлия Александровна Никифоровлар улы Сергей һәм килене Елена белән яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International