Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «ГТО белән 1нче сыйныфка» республика онлайн-акциясе дәвам итә

2025 елның 12 сентябре, җомга

«ГТО белән 1нче сыйныфка» онлайн акциясе-видеороликлар конкурсы, һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Акциядә 1нче сыйныф (6-7 яшь, I баскыч) укучылары катнаша ала. Акциянең муниципаль этабы 2025 елның 14 сентябренә кадәр, республика этабы - 2025 елның 15 сентябреннән 21 сентябренә кадәр уза.

Видеороликларга таләпләр:

- катнашучыны - ГТО комплексының 3 сынавын башкаручы 6-7 яшьлек баланы (I баскыч) видеога төшерергә кирәк:

•         аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү - 15 тапкыр (малайлар), 14 тапкыр (кызлар);

•         30 метрга йөгерү;

•         урыннан озынлыкка сикерү.

- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;

- видеороликта бары тик 1 катнашучы гына булырга тиеш;

- оригинальлек;

- дәвамлылыгы 2 минуттан артмаска тиеш.

Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен (мәктәп исемен, ФИО, УИН һәм катнашучының туу датасын күрсәтеп) видеороликлар Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасы аша яки ватсап буенча 89270387410 номерына 2025 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International