Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен «Чикләрсез иҗат» III муниципаль фестивале узды

2025 елның 12 сентябре, җомга

Чара Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган иде.

Бүген Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен «Чикләрсез иҗат»III муниципаль фестивале оештырылды һәм уздырылды. 

Мәктәп фойесында үсеш үзенчәлекләре булган балаларның кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар әлеге күргәзмә һәм мәктәптә оештырылган музей белән таныша алдылар.

Чарада катнашучылар белән район Башлыгы Марат Гафаров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов очрашты. 

Фестивальнең оештыручысы «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты булды, балалар өчен әлеге бәйрәмне үткәрүдә мәгариф бүлеге, спорт мәктәбе, район балалар китапханәсе, шулай ук «Созидание» һәм «Форпост» яшьләр-яшүсмерләр клубы вәкилләре катнашты. Чара өченче ел рәттән инклюзив белем бирү методисты Ирина Борисова инициативасы белән уза.

Быел фестивальдә 10-18 яшьлек үсеш үзенчәлекләре булган 23 бала катнашты.

«Чикләрсез иҗат» фестиваленең бурычлары-сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади тормышка ашуы, үз-үзләрен белдерүе өчен шартлар тудыру. 

Фестиваль бер үк вакытта биш секциядә уздырылды: тукыма белән эшләү «Гаҗәеп тукымалар» (секцияне оештыручы Светлана Пурлова), төрле материаллардан эшләнмәләр «Оста куллар» (оештыручы — Галина Кудряшова), агач белән эшләү «Истәлеккә Магнит» (оештыручы — Ангелина Бильдякова), спорт уеннары «Күңелле туп» (оештыручы — Андрей Батанов) һәм лазертаг (оештыручы — Альберт Сөләйманов). Балалар 5 төркемгә бүленгән иде, һәр төркемгә маршрут бите тапшырылды, алар чиратлашып югарыда аталган секцияләрдә шөгыльләнделәр.    

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар фестивальнең барлык биш секциясендә дә актив катнаштылар. Ә мондый чараларда катнашу балаларга үз-үзләренә ышанырга, шәхси казанышлары өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алырга ярдәм итә, шулай ук алдагы җиңүләргә көчле этәргеч булып тора.

Бүгенге сзламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар иҗаты фестивале һәр катнашучыга үзен, үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде, фестивальдә катнашучыларның барысы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итте, аларның эчке дөньясының чикләрен «киңәйтергә» мөмкинлек бирде.

Фестиваль азагында район Башлыгы Марат Гафаров һәр балага дипломнар һәм китап кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар тапшырды.

Чара азагында балалар сабын куыклары куелган дискотекада күңел ачтылар, алар өчен әкият геройлары чакырылды, алар белән рәхәтләнеп фотога төштеләр, кочаклаштылар. Балалар өчен төшке аш та оештырылды.

Фестивальдә катнашучылар барысы да күңелле хис-кичерешләр һәм уңай тәэсирләр белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International