Кечкенә тыл - зур Җиңү!
Безнең Җиңү!
Бик масштаблы район патриотик фестивале белән Виктория Волкова һәм аның командасы «Кечкенә тыл – зур Җиңү» проектына йомгак ясады.
Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде.
Чара 22 августта, Россиянең Дәүләт флагы көнендә, Иске Чүпрәле авылының техник урамындагы спорт мәйданчыгында узды.
Безнең каһарманнарга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган проектта районның өлкәннәре дә, балалары да зур хөрмәт, җылылык һәм кызыксыну белән катнаштылар
Йомгаклау фестивалендә окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм истәлекле сувенирлар булдырдык, безнең каһарманнарга видеомөрәҗәгать һәм ярдәм, ышаныч сүзләре белән хатлар яздык.
Бөтен Чүпрәле районыннан белгечләр дә берләште - һәркем үзенчә: осталыгы, катнашуы белән ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез, проект «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында «Курше фест» конкурсында җиңде.