Индивидуаль мобильлек чараларыннан куркынычсыз файдалану белешмәсе
Төп кагыйдәләр:
Маршрутны дөрес сайлау: индивидуаль мобильлек чараларында велосипед юлларында, велополосада, велоинфраструктура булмаганда юл өлешенең уң ягы буйлап һәм ттротуарларда җәяүле режимда хәрәкәт итү рөхсәт ителә
Тизлек режимы: җәяүлеләр зоналарында - 15 км/сәг тән артык түгел, велосипед юлларында - 25 км/сәг кә кадәр, машина йөрү өлешендә - гомуми чикләүләр нигезендә
Саклагыч экипировка: тәүлекнең караңгы вакытында шлем, наколенник һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану киңәш ителә
Индивидуаль мобильлек чарасын техник карау: тормозларның, тәгәрмәчләрнең һәм аккумуляторның торышын даими тикшерергә кирәк
Парковка: биналарга керү урыннарында, җәяүлеләр кичүләрендә һәм хәрәкәткә комачаулый торган башка урыннарда калдыру тыела.