2025 елда мошенниклыкның популяр схемалары.
Ялган инвестиция платформалары. Мошенниклар танылган инвестиция компанияләренең сайт-клоннарын булдыралар, кыска вакыт эчендә артык табыш тәкъдим итәләр. Акчаларны күчергәннән соң "консультантлар" белән элемтә өзелә.
"Банк куркынычсызлык хезмәте"ннән шалтыратулар. Җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар, шикле операцияләр турында хәбәр итәләр һәм акчаларны "куркынычсыз счетка"күчерергә күндерәләр.
Ясалма интеллект аша фишинг һөҗүмнәре. Ясалма интеллект технологияләрен куллану мошенникларга туганнарының тавышларын имитацияләргә яки грамматик хаталарсыз персональләштерелгән хатлар төзергә мөмкинлек бирә.
Ялган маркетплейслар. Җәлеп итәрлек бәяле ялган интернет-кибетләр булдыру, анда түләгәннән соң товар китерелми.
QR-кодлы мошенниклык. Фишинг сайтларына алып баручы җәмәгать урыннарында ялган QR-кодлар урнаштыру.
Акчаңны ничек якларга.
Чыганакларны тикшерегез: банк яки кибетнең адресын һәрвакыт мөстәкыйль кертегез, хатлардан яки СМСлардан сылтамалар буенча күчмәгез
Чикләнгән суммалы онлайн-сатып алулар өчен аерым картадан файдаланыгыз
Барлык финанс сервисларында ике факторлы аутентификацияне кертегез
Телефон аша конфиденциаль мәгълүматны хәбәр итмәгез, хәтта шалтыратучы сезнең шәхси мәгълүматларыгызны белсә дә
Фишингтан саклау функцияле, безнең илнең вируска каршы программа тәэминатын кулланыгыз
Һәр сервис өчен катлаулы уникаль парольләр төзегез
Счетлар һәм карталар буенча өземтәләрне даими тикшерегез
Шикле операцияләр ачыкланганда, кичекмәстән картаның икенче ягында күрсәтелгән рәсми номер буенча банк белән элемтәгә керергә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сезнең финанс иминлегегез үз кулыгызда!