Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче Солтания Санатулла кызы Усманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче кеше легенда булырга лаеклы. Һәм бу юбилярның атаклы булуына, батырларча гамәл кылуына, аеруча мөһим нәрсә булдыруына бәйле түгел.
Мондый истәлекле дата белән Солтания Санатулла кызы Усманованы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Юбиляр кунакларны яхшы кәеф белән каршы алды.
Аны юбилее белән котлап, кунаклар сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен төләделәр.
Кунаклар юбилярга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырдылар.
Солтания Санатулла кызының балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда уза. Кечкенәдән колхоз басуларында эшләргә туры килә, өйдә хуҗалыкта булыша. Ул ачлыкны да, салкынны да татый. Юбиляр үзе искә төшерүенчә, балачакта аңа кычытканны күп җыярга туры килгән, ә әнисе кычытканнан аларга ризык әзерләгән. Солтания апа сөйләвенчә, кычыткан ярдәмендә алар ач сугыш елларында исән калганнар. Сугыштан соңгы еллар да авыр була, аңа олылар белән бертигез эшләргә туры килә. Ләкин шундый кыенлыкларга карамастан, ул бу кыенлыкларны үзенең җилкәсендә күтәрә алды.
Солтания апа гомере буе колхозда эшләгән. Аңа төрле елларда фермада да, каравылчы булып та эшләргә, шикәр чөгендере һәм башка бик күп нәрсәләр игәргә туры килә.
Ул үзенең авылдашы Мөбарәкҗанга кияүгә чыка. Ире белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Барлык балаларына лаеклы белем алырга, бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Мөбарәкҗан абый да, Солтания апа кебек үк, гомер буе туган колхозында эшләгән, балта остасы булган. Хатыны белән бергә яңа йорт салганнар, бик тырыш булган.
Солтания апа белән Мөбарәкҗан абый, әтиләре һәм әниләре кебек, туган колхозларында калып, механизатор булып эшлиләр, гаилә коралар. Олы кызы Ульяновскида яши, ә кече кызы район үзәгендә яши. Кызганычка каршы, моннан 13 ел элек Мөбарәкҗан абый Солтания апаны ялгыз калдырып, бу дөньядан китеп бара.
Солтания апа бүген үз өендә ялгызы гына яши, өеннән китәргә теләми. Солтания апаның уллары гаиләләре белән күршедә яшиләр, көненә берничә тапкыр аның хәлен белергә киләләр, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәләр. Кызлары да аның янына еш киләләр, әниләренә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар.
Солтания апаның бүгенге көндә 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә дә Солтания апаның барлык балалары килеп, аны юбилее белән котладылар, аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр, олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Еллар узган саен юбиляр рухын югалтмады, авыл вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Аның хәтере бик яхшы, үткән вакыйгаларны хәтерли.
Юбилярга сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да бетмәсен, ә якыннары үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендерсен дип телибез.