Бүген, 2025 елның 8 сентябрендә, чираттагы эшлекле дүшәмбедә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы финанс системасы органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән Чүпрәле муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге баш белгече Идиятуллина Рәзидә Абдрасих кызы; Чүпрәле муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге башлыгы Хәлимова Гөлнара Фаат кызы бүләкләнделәр.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән Башкарма комитетның мәгълүматлаштыру һәм мәгълүматны яклау бүлеге баш белгече Исхакова Римма Фаик кызы; Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсенең исәп һәм хисап бүлеге башлыгы Фәтхиева Румия Рәис кызы; Үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе урынбасары Хәсәнова Гүзәл Азат кызы бүләкләнделәр.
Намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Финанс-бюджет палатасының фаразлау һәм икътисадый анализ бүлеге баш белгече Куликова Ландыш Илгис кызы бүләкләнде.