Чүпрәле районыннан махсус хәрби оперрациядә катнашучылар ТР Рәисе Кубогы турнирында лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Кубогы ветераннарны социаль һәм физик тернәкләндерү системасында мөһим звенога әверелергә, аларга үзләрен ярыш атмосферасында күрсәтергә һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирергә тиеш.

4 һәм 5 сентябрьдә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының финал этабы узды.

Турнирлар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында, шулай ук «Буревестник» бассейнында, фиджитал-үзәкнең футбол мәйданчыгында һәм «Динамо» спорт үзәгендә узды.

Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогын оештыручылар-Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасындагы филиалы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сугыш хәрәкәтләре ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы.

"Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында шундый ярышлар оештыру турында Карар кабул ителде. Һәм алар кирәкле булып чыкты. Бүгенге җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы — үз теләкләре белән Ватаныбызны якларга карар кылучылар хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерү өчен тагын бер мөмкинлек», - диде турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Турнир июль аенда сайлап алу этапларыннан старт алды. Республика районнарында йөзү, өстәл теннисы, нарда һәм кул көрәше буенча ярышлар узды.

 Финалда ветеран спортчылар сигез дисциплинада көч сынаштылар: волейбол, мини-футбол, армрестлинг, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм нарда. Инвалид ветераннар өчен утырып волейбол турниры каралган иде. Ярышларга бөтен республикадан 200дән артык спортчы җыелды.

Ярышларда безнең Чүпрәле районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Фәнис Хәйруллин һәм Алексей Ягашкин катнашты. Безнең спортчыларыбыз бик уңышлы чыгыш ясады: Алексей Ягашкин кул көрәше буенча 80 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынны алды, ә Фәнис Хәйруллин шул ук дисциплинада 100 килограммнан артык авырлык категориясендә шулай ук җиңүче булды.

Татарстан Рәисе Кубогы ветераннарны социаль һәм физик тернәкләндерү системасында мөһим звенога әверелергә, аларга үзләрен ярыш атмосферасында күрсәтергә һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирергә тиеш. Бу “Спорт — тормыш нормасы” дәүләт программасы максатларына туры килә (“Россия спорты” дәүләт программасының бер өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International