Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 4 сетябрендәге 24 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2024 елның 13 декабрендәге 41/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешуга 95 ел тулуга истәлекле медаль хакында.
3) Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы эше йомгаклары турында.
4) Төрле.
Район Советы утырышы 2025 елның 11 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.