2025 елның 5 сентябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры экспертлары Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә бакчачылар өчен күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” үткәрәчәк.
Телефоннан консультацияләр барышында түбәндәгеләрне белергә мөмкин булачак:
- СНТ территориясендә төзелгән торак йортны теркәп буламы?;
- йортны саткан очракта кишәрлекне аеру кирәкме?;
- әгәр җир кишәрлеге бүленмәгән булса, йорт салу мөмкинме?. Шулай ук хокукларны теркәү буенча актуаль һәм еш бирелә торган башка сорауларга җаваплар.
Сезнең шалтыратуларыгызны Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша көтәбез.