1 сентябрьдә Чүпрәледә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Кече Чынлы урта мәтәбендә капиталь төзекләндерү эшләре яз аенда башланган иде. Төзелеш эшләре «Вега-строй» подрядчы оешмасы тарафыннан үткәрелгән.

Бүген, 2025 елның 1 сентябрендә, Кече Чынлы урта мәктәбе укучыларын яңа уку елына тулысынча яңартылган хәлдә каршы алды. Мәгариф учреждениесе быел 63 малай һәм кыз бала өчен үз ишекләрен ачты, шуларның алтысы — беренче сыйныф укучылары.

Эшләрнең тәмамлануы һәм мәктәп коллективының. укучыларның яңартылган  сыйныфларга килүләре белән  район Башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, «Цильна» хуьалыгы җитәкчесе Барис Гафуров, җитәкчеләр, педагогик хезмәт ветераннары, авыл халкы килде.

— Мондый масштаблы һәм әһәмиятле проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырылды, куанычын күрегез, - дип белдерде район Башлыгы Марат Гафаров.

Үзенең котлавында ул, шулай ук, Кече Чынлы урта мәктәбенең уку-укыту һәм спорт эшчәнлегендәге, мәдәниятне һәм телне саклап калудагы уңышларын әйтеп үтте һәм әлеге күркәм традицияләрнең дәвам итүен теләде.

Белем көнендә котлау сүзләрен кунаклар да юллады. «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров мөгаллимнәрне һәм укучыларны яңа уку елы белән котлап, мәктәп кирәк-яраклары өчен 100 мең сум акча бүләк итте. Моннан тыш, 24 укучыга: алар арасында беренче сыйныф укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук күп балалы, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Барис Аппау улы 5000 мең сум акча тапшырды.

–Мәктәбебездә укыту шартлары шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Бары тик тырышлык кирәк,-диде хуҗалык җитәкчесе.

Альберт Хәйретдинов та үзенең теләкләрендә, яңа уку елы бары тик шатлык, уңышлар гына алып килүен теләде.

–Капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә мәктәбебез тагын да ямьләнде. Заманча шартлар һәм җиһазлар уку процессын һәм дәрестән тыш эшчәнлекне югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәр дип ышанам, - дип белдерде белем йортының директоры Гөлчәчәк Миначева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International