Роберт Фәйзрахман улы Зур Чынлы авылына мәктәпкә директор итеп, 1975нче елда билгеләнә.
Бүген, 2025 елның 1 сентябрендә, Чүпрәле районының Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Роберт Фәйзрахман улы Закиров хөрмәтенә хәтер тактасын ачу тантанасы булды.
Истәлекле чарага район җитәкчеләре, хезмәттәшләре, мәгариф ветераннары, дуслары, мәктәп директорлары, шулай ук, авыл халкы җыелды.
Роберт Фәйзрахман улы Зур Чынлы авылына мәктәпкә директор итеп, 1975нче елда билгеләнә. Ул вакытта мәктәп сигезьеллык була. Шул ук елның 1 августыннан мәктәп урта белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә һәм 9нчы сыйныфка бирегә 37 укучы укырга килә.
Роберт Закиров тырышлыгы белән 480 урынга исәпләнгән ике катлы яңа урта мәктәп бинасы төзелә, ул 1976 елның декабрендә тантаналы рәвештә ачыла. 1977нче елның июнендә авыл тарихында беренче тапкыр 37 укучы урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала.
Җитәкче, чын оештыручы буларак, Роберт Закиров укыту һәм тәрбия процессын заман таләпләренә туры китереп төзү өчен белемен дә, көчен дә кызганмый.
Роберт Фәйзрахман улы мәгариф үсешенә, районның иҗтимагый өлкәсенә дә зур өлеш керткән шәхес. Райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, халык контроле райкомы рәисе, кадрлар бүлеге начальнигы, ә 1999 елдан 2009 елга кадәр – Чүпрәле районының мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын били. 2016 елдан 2019 елга кадәр ул район ветераннар Советын җитәкли. Аның күпьеллык хезмәте мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән билгеләп үтелә.
Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Роберт Фәйзрахман улының сыйныфташы, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар советы җитәкчесе Марс Алиев (Казан шәһәре), алмашчысы, хезмәттәше Шәүкәт Алиуллов, 34 ел мәктәп белән җитәкчелек иткән Наил Низамов, КФХ җитәкчесе, мәктәпкә күп төрле ярдәм күрсәткән Равиль Бикчуров җылы истәлек сүзләре белән чыгыш ясадылар.
–Районыбызның данлыклы үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләребез бик күп. Шуларның берсе–Роберт Фәйзрахман улы Закиров. Мәктәп диварында аның исемен мәңгеләштереп, хәтер тактасы ачу–яшьләребез өчен тарихыбызны барлау, дәвам иттерү ул. Районыбыз горурлыгы булган кешеләрнең исемнәре онытылмаска тиеш,-диде Марат Ринат улы.
–Роберт Фәйзрахман улы таләпчән, туры сүзле җитәкче булды. Үзеннән соң бик матур эзләрен калдырды. Шушы сыйфатлары бәрабәренә ул халкыбызның хөрмәтен яулады. Авылыбызның киләчәген булдыру, яшьләрне урта белемле итү өчен куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез,-диде Равиль Ади улы Бикчуров.
Роберт Закиров белән беренче көннәрдән үк эшли башлаган мөгаллимнәргә аерым игътибар бирелде. Мәгариф ветераннары: Барис Сабирҗановка, Сәимә Юнысовага, Римма Алиакберовага, Римма Фәхретдиновага һәм Әлфия Йосыповага Чүпрәле районының 95 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды.
Мәктәп директоры Рәмзия Әзмуханова чарада катнашучыларны белем йортының бай тарихы белән таныштырды. 50 ел эчендә мәктәпне 1774 укучы тәмамлаган. Бүгенге көндә мәктәптә 22 укучы белем ала. Укучыларның нәтиҗәләре куандырырлык. Ел саен төрле дәрәҗәдәге имтиханнарда, олимпиадаларда һәм конкурсларда бик яхшы уңышларга ирешәләр.
–Мәктәпнең төп максаты–туган илебезгә лаеклы уллар, кызлар үстерү. Роберт Фәйзрахман улы Закиров салып калдырган нигезне саклап, традицияләрне дәвам итәргә тырышачакбыз,-ди мәктәп җитәкчесе.