«ГТО белән 1 нче сыйныфка» онлайн акциясе-видеороликлар конкурсы, һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла.
Акциядә 1нче сыйныф (6-7 яшь, I баскыч) укучылары катнаша ала. Акциянең муниципаль этабы 2025 елның 1 сентябреннән 14 сентябренә кадәр, республика этабы - 2025 елның 15 сентябреннән 21 сентябренә кадәр узачак.
Видеороликларга таләпләр:
- катнашучыны - ГТО комплексының 3 сынавын башкаручы 6-7 яшьлек баланы (I баскыч) видеога төшерергә кирәк:
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- видеороликта бары тик 1 катнашучы гына булырга тиеш;
- оригинальлек;
- дәвамлылыгы 2 минуттан артмаска тиеш.
Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен (мәктәп исемен, ФИО, УИН һәм катнашучының туу датасын күрсәтеп) видеороликлар Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасы аша яки ватсап буенча 89270387410 номерына 2025 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.