1 нче санлы Иске Чүпрәле мәктәбендә Беренче кыңгырау чыңлады

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Белем көненә багышланган тантаналы линейка укучыларны, педагогларны һәм мәртәбәле кунакларны 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә җыйды. Чара традицион рәвештә Россия Дәүләт Гимнын башкарудан башланды.

2025 елның 1 сентябре мәгариф учреждениесе тормышында мөһим вакыйга — яңа уку елы башлану белән билгеләп үтелде. 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә барлык сыйныф укучылары өчен белем ишекләрен ачкан традицион тантаналы линейка узды.

Бәйрәм тантанасы мөһим вакыйганың үзенчәлекле атмосферасын тудырган дәүләт гимнын тантаналы башкарудан башланды. Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина мөрәҗәгать иттеләр.

Беренче сыйныф укучыларына аерым теләкләр яңгырады. Район Башлыгы яшь укучылар белемнәренә ныклы нигез салачагына ышаныч белдерде, аларга уңышлар, яңа казанышлар теләде. Беренче сыйныф укучыларының чыгышы күңелне нечкәртте, алар 11 нче сыйныф укучыларына хәер-фатиха шигырьләрен укыдылар.

Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучыларның әти-әниләренә ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов исеменнән актив һәм җаваплы тормыш позицияләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. “Беренчеләр хәрәкәте” миссиясе — "Россия белән булу. Кеше булу. Бергә булу. Хәрәкәттә булу. Беренче Булу”.

Бәйрәмнең кульминациясе булып Традицион беренче кыңгырау булды, ул яңа уку юлының башлануын билгеләде.

Алда укучыларны һәм педагогларны кызыклы дәресләр, иҗади проектлар, фәнни олимпиадалар һәм матур концерт чыгышлары белән тулы бай уку елы көтә. Бу уку елы белем бирү процессында катнашучы һәркем өчен яңа ачышлар, казанышлар һәм һөнәри үсеш вакыты булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International