Бәйрәм линейкасы Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.
Бүген, 2025 елның 1 сентябрендә, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентлар алдында кабат үз ишекләрен ачты.
Традиция буенча техникумның беренче бәйрәме тантаналы линейкадан башланды. Ә бәйрәм линейкасы Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү хокукы техникумның уку отличниклары һәм җәмәгать тормышында актив катнашучылар, 2 курс студентлары Камил һәм Гамил Хисаметдиновларга бирелде.
Техникум директоры Фәнил Яфизов мәгариф учреждениесе коллективына җылы котлау һәм теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул мәгариф учреждениесенең уңышларын билгеләп үтте һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов техникум студентларына изге теләкләр теләде. Уку йортын кадрлар алачыгы дип билгеләп үткәндә, ул нәкъ менә монда илебезнең һәм районның булачак белгечләре әзерләнүен, аларга аерым өмет баглануын әйтте.
Дүртенче курс студенты Алмаз Камалов беренче курс студентларына хәер-фатиха сүзе белән чыгыш ясады. Ул аларга уңышлар теләде һәм гитарага безнең район турында җыр җырлады. Традиция буенча техникумның өлкән курс студентлары беренче курс студентларына «Белем һәм һөнәри осталык» иле буйлап сәяхәт итү өчен «Киләчәк самолетлары» бүләк иттеләр.
Белешмә
“Чүпрәле тармак технологияләре техникумында” агымдагы 2025-2026 уку елында төрле белгечлекләр буенча 200 гә якын студент белем алачак.
Бүгенге көнгә 1 курска көндезге нигездә «Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» (төркем кураторы Данис Гафуров), «Авиация пилотсыз системаларын эксплуатацияләү» (төркем кураторы Вячеслав Кондрашкин) белгечлекләре буенча 41 студент һәм «Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча читтән торып уку бүлегенә 20 студент кабул ителде.