Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 пар никахларын рәсмиләштерде

2025 елның 31 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы көнендә Камал театрының яңа бинасында никахлашу тантанасы узды. Шунысы игътибарга лаек, анда төрле районнардан берьюлы 45 пар катнашты. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева яшь парларга беренче бүләкләр тапшырды.

«Татарстан Республикасы көнендә сез бер-берегезне мәңге яратырга, тугры булырга һәм аңларга сүз бирдегез. Сез барлык авырлыкларны да җиңә чыга алачаксыз, чөнки сез - бергә. Барыгызга да чын күңелдән яктылык, җылылык, бер-берегезне назлап яшәвегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте Фазлыева.

Ул искәртеп үткәнчә, узган ел Республика көнендә шулай ук берьюлы 45 пар никахларын рәсмиләштергән. Аларның 10 баласы туган инде.

Шундый парларның берсе быел да яңа өйләнешүчеләрне котларга килгән иде. Алар микрофон янына үзләренең ике айлык баласы белән чыкты.

«Без дә узган ел Республика көнендә гаилә кордык. Гаиләгез нык булсын, һәр көн сезгә бәхет һәм шатлык китерсен, үзара аңлашып яшәгез», – дип искәртте Аделина һәм Дмитрий Кучиннар.

Теркәү процедурасы синхрон рәвештә узды. Башта барлык кияүләр, аннары кәләшләр берьюлы ризалык бирде, шуннан соң Ләйлә Фазлыева яшь парларга бүләкләр тапшырды. «Никахлашу өчен нәкъ менә Республика көнен сайлавыгыз сезгә җаваплылык өсти. Никахыгыз гомерлек булсын. Халкыбызның традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен арттыру бурычын үтәрсез дип ышанам», – дип өстәде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионова.

Тантана 45 пар башкаруында туй биюе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International