Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен тапшыру комитетының мәгълүмати хәбәре

2025 елның 29 августы, җомга

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия кемнәргә бирелә:

– Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга җәмгыятьтә танылу алган, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә (үзенчәлеккә) ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;

– Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:

а) Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында үтенечнамә;

б) Премиягә дәгъва кылучының анкета күрсәткечләре;

в) Премиягә дәгъва кылучының Премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер ел өчен эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) Премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) Премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм өстәмә материаллар.

Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул көнне дә кертеп) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 567-80-99.  

Өстәмә мәгълүмат сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International