Республика һәм Чүпрәле районы оешу көне уңаеннан массакүләм-мәдәни чаралар гөрләде
27 август көнне тантаналы чараны башлап җибәргән “Бал ярминкәсе”ндә илебезнең төрле төбәгеннән, Татарстан районнарыннан, районыбызның авыл җирлегеннән уңган умартачылар катнашты. Райондашлар хозурына балның төрлесе: карабодайныкы, юкәнеке, чәчәкләрдән җыйганы да куелган иде. Аларны кабып карарга да, сатып алырга да мөмкин иде. Моннан тыш, “Бал ярминкәсе” умарталарның башка төр продукцияләренә бик бай булды. Шуны да әйтеп үтәсе килә, быел ярминкә җиденче тапкыр үткәрелде.
Район башлыгы Марат Гафаров районыбызда Республика һәм Чүпрәле районы оешу көне уңаеннан әлеге ярминкәне үткәрү традициягә әйләнүен ассызыклады.
– Бал–борынгыдан сәламәтлек нигезе булып саналган. Бал һәм башка төрле продукция белән танышу мөмкинлеге тудырганнары һәм күп төрле мәгълүмат җиткергәннәре өчен умартачыларыбызга чиксез рәхмәт. Бүгенге көндә районыбызда 266 умартачылык бар, анда 1900 умарта оясы исәпләнә. Умарта тотучыларның саны елдан-ел артсын, хезмәтегез халкыбызга файда китерсен,-диде Марат Ринат улы рәхмәтләрен җиткереп.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше кичке якта район мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Марат Гафаров һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Махсус хәрби операция зонасында катнашучы Чүпрәле ир-егетләренә Ватан алдындагы олы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр тапшырдылар.
–Бу бәйрәм, чыннан да, күпмилләтле санала, бүгенге көндә республикада 170тән артык милләт вәкиле яши. Республикада аларның һәркайсының теленә, гореф-гадәтен саклауга зур игътибар бирелә. Бу бәйрәм–Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Чүпрәле районы бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Аның уңышларында һәм казанышларында һәркемнең хезмәт өлеше зур. Чүпрәле районы–кече Ватаны, мәдәни, мәгариф, сәламәтлек һәм башка өлкәләрдә казанышлар яулаган бөек шәхесләрнең туган җире,- диде Марат Гафаров.
Якташыбыз Әгъзам Гобәйдуллин да чүпрәлеләрне котлап, җылы теләкләрен җиткерде, аяз күк йөзе, уңышлар теләде.
Чарада урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләгән алдынгы хуҗалыклар: “Цильна”, “Бикчуров Р.А”, “Мәхмүтов И.Ф”, «Низамов», “Рассвет-Агро” хуҗалыклары җитәкчеләре дә хөрмәтләнде. Иминлек һәм муллык символы буларак, 2025 елның беренче уңышыннан әзерләнгән икмәк тәкъдим ителде.
Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүчеләр, җәмгыять тормышында актив катнашучылар, хезмәт ветераннары да сәхнәгә чакырылды. Аларга дәүләт, район башлыгының бүләкләре, район оешуның 95 еллыгы медальләре тапшырылды.
Районыбызның 95 еллыгы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гильметдинов, якташыбыз, “Тус” җәмгыяте җитәкчесе, иганәче Николай Угаслов, элек еллардагы район җитәкчеләре Тимур Нагуманов, Әнсаф Рәкыйпов тәбрикләделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә озак еллар бер өлкәдә хезмәт куйган гаилә парларына хөрмәт булды. Сәхнә түренә Әбдракыйповлар, Әймәтовлар, Айнетдиновлар, Әхмәтҗановлар, Григорьевлар, Кәлимуллиннар, Кондрашкиннар, Хәйруллиннар гаиләләре күтәрелде.
Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында «Җиңүнең тере истәлеге» халык иҗаты фестиваленә йомгак ясап, аның җиңүчеләре дә бүләкләнде. Районыбызның яшь гражданнары да мөһим документка– паспортларга ия булдылар бу көнне.
Район мәдәният йортында сәхнәдә рәсми, мәдәни чаралар узудан тыш, фойеда төрле күргәзмәләр эшләде. Чарага килгән һәркемгә районыбызның үткәне, бүгенгесе белән таныша алды. Бүләкләү чаралары да якташ җырчыларыбызның, фольклор ансамбльләрнең чыгышларына бай булды.
Чүпрәле районының тагын бер олы юбилее артта калды, әмма ул тарих битләренә үзенең шанлы эзләрен салды. Әлеге эзләрдә аның үсеше, уңышлары өчен көч куйган уңган-булган, батыр халкының язмышы урын алган. Алга таба да озын гомерле булсын, чәчәк атсын Чүпрәлебез!